Еш бирелә торган сораулар

Үзйөрешле машинаны теркәү өчен нинди документлар кирәк һәм, элеккеге милекчесе теркәтмәгән булса, үзйөрешле машинаны теркәп буламы?

Техниканы дәүләт теркәвенә алу өчен түбәндәге документлар тапшырыла:

- гариза;

- техника хуҗасының яисә аның вәкиленең шәхесен таныклаучы документ (гариза биргәндә күрсәтелә), «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын һәм (яки) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталларын (алга таба – Бердәм портал) кулланып, гариза бирү очракларыннан тыш;

- техника хуҗасы вәкиле вәкаләтләрен раслаучы документ, әгәр документлар вәкил тарафыннан тапшырылса;

- техникага яки төп компонентларга ия булу һәм алардан файдалану хокукын яисә башка законлы нигезне раслаучы документ;

- утильләштерү җыемын түләү турында тамгалап яки Россия Федерациясе законнары нигезендә утильләштерү җыемын түләмәү нигезе турында тамгалап, машина паспорты яки үзйөрешле машина һәм башка төр техниканың электрон паспортлары системасында «гамәлдә» статусы белән машинаның электрон паспортыннан (алга таба – техниканың электрон паспорты) 2014 елның 15 августындагы Транспорт чарасы паспортының (транспорт чарасы шассие паспортының) һәм үзйөрешле машина һәм башка төр техника паспортының бердәм формаларын алып бару һәм электрон паспортлар системасын оештыру турындагы килешү нигезендә рәсмиләштерелгән, утильләштерү җыемын түләү турында тамгалап яки, әлеге Кагыйдәләренең 16 пунктында күрсәтелгән очраклардан тыш, Россия Федерациясе законнары нигезендә утильләштерү җыемын түләмәү нигезе турында тамгалап өземтә;

- Россия Федерациясе законнарында мәҗбүри сертификатлаштыру билгеләнгән очракта (мөрәҗәгать итүченең үз ихтыяры белән тапшырылырга мөмкин) ярашлылык турында сертификат яисә декларация күчермәсе;

- транспорт чарасы хуҗасының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисы (мөрәҗәгать итүченең үз ихтыяры белән тапшырылырга мөмкин);

- Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда, техниканы вакытлыча кертелгән буларак тәңгәлләштерүче документ;

- дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (түләү йөкләмәсе) (мөрәҗәгать итүченең үз ихтыяры белән тапшырылырга мөмкин).

Дәүләт пошлинасын түләү факты, техниканың электрон паспортын, гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү полисын рәсмиләштерү турында белешмәләр,  Россия Федерациясе законнарында мәҗбүри сертификатлаштыру билгеләнгән очракта, ярашлылык турында сертификат яки тәңгәллек декларациясе турында белешмәләр, Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан яки Шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар ведомствоара электрон хезмәттәшлекнең бердәм системасын кулланып соратып алынырга мөмкин.

    Әгәр элеккеге иясе теркәтмәгән булса, үзйөрешле машинаны үзеңә теркәтергә мөмкинме дигән сорауга җавап бирәбез: үзйөрешле машинаны теркәү соңгы милекченең милек хокукын яисә техникага яисә аның төп компонентларына ия булуының һәм  файдалануының башка төрле законлы нигезен раслый торган документлар булганда гына гамәлгә ашырыла.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International