Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
Иң матур һәм иң якты хисләр белән сугарылган әлеге бәйрәм күп гасырлар дәвамында кешеләрнең бер-берсенә якынаюына, җәмгыятьтә игелеклелек, рәхим-шәфкатьлелек колачын киңәйтүгә хезмәт итә, дини тәгълиматларга һәм халык традицияләренә ихтирам-хөрмәт тәрбияли.
Корбан бәйрәме һәрбер йортка тынычлык һәм шатлык иңдерсен, иң яхшы кешелек сыйфатларын күрсәтүгә, күпмилләтле республикабызда үзара аңлашуга, җәмгыятьтә татулык һәм гражданлык бердәмлеген ныгытуга хезмәт итсен.
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов