Кар чаналарын эксплуатацияләү сезоны башланды. Күп кенә хуҗалар кар чаналарын теркәргә кирәкми дип ышана. Бу зур ялгышлык. Әлеге транспорт чаралары мәҗбүри теркәлергә тиеш. Кар чанасын сатып алгач, аның хуҗасы 10 тәүлек эчендә аны дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә теркәтергә бурычлы, югыйсә 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф яный. Шуңа күрә дә кар чанасын Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә теркәтү - зарури процедура.
2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.
Кыш чоры килеп җитү белән һәркем беренче кар явуын түземсезләнеп көтә башлый.
"АлойлРемСервис" ҖЧҖдә 37 берәмлек күләмендә үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды, 32 берәмлек ТК уңышлы узды, аларга таныклыклар бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Халиков Мөнир Әфраим улы 30 ноябрь көнне ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк, түбәндәге адрес буенча: Чирмешән ав., Техническая ур., 36 й.
#ЩедрыйВторник - Бөтендөнья хәйриячелек көне, Россиядә беренче мәртәбә 2016 елда узды. Инициативаның төп максаты хәйриячелек культурасын үстерүдән, ихтыярилыкка ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.
2018 елның 19 октябрендә Ютазы районының Төзекләндерү һәм Яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе МУП базасында тракторларга һәм башка юл-төзелеш техникасына техник карау уздырылды.
24 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Ютазы муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте, очрашу барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, техник карау уздыру һәм теркәлү документларын торгызу мәсьәләләре каралды.
2018 елның 21 ноябрендә Биектау районында авыл хуҗалыгы техникасын кышка саклауга куюны кабат кабул итү чарасы булды.
20 ноябрьдә Казан шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең имтихан сыйныфында "В", "С" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга сынаулар уздырылды, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга "Перспектива" ҖЧҖеннән 31 тыңлаучы кертелде. 28 кеше теория һәм гамәл өлешен уңышлы тапшырды. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.