ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2018 елның 4 декабрендәге 01-05/319-пр номерлы боерыгы нигезендә 2018 елның 10 декабреннән 29ына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә "Кар чанасы" операциясе уздырыла.

2018 елның 6 декабрендә Ютазы районының "Таң" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында техниканы кышка саклауга кую йомгаклары, тракторларны һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау барышы буенча киңәшмә узды.


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

6-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2018 елгы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү, өстәл теннисы, җиңел атлетика һәм шахмат буенча ярышларның финал уеннары узды. Уеннарның барлык төрләрендә дә Саба районы командасы призлы урыннар яулады.


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.

Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан уздырыла торган тикшерүләр мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылуы хакында таныклый. Аталган техника хуҗалары тарафыннан билгеләнгән срокларда теркәүгә куелмый, техник карауга тапшырылмый, әлеге категория машиналары белән эш итүче затларның моңа тиешле документлары юк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 22 февралендәге 364-р номерлы боерыгы нигезендә агымдагы ел дәвамында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы уза. Аксубай районы башлыгы, йомгак ясап, Аксубай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеген билгеләп узды: ир-атлар командалары арасында волейбол буенча актив катнашты.


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Ел саен кышкы чорда дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан "Кар чанасы" исемле профилактика операциясе уздырыла.

Кар катламы күзләрне сөендерә һәм кышкы салкын һава әлеге чорга мөкиббән затларны үзенә ымсындыра. Аларның күбесе чаңгыга баса һәм табигатьтә йөреп, ләззәт ала. Калганнары, тизлек һәм адреналин яратучылары, кар яткан кырларны иңләр өчен кар чаналарын һәм башка моточараларны иярли. Андыйлар саны елдан-ел арта бара. Шуңа күрә дә әлеге категория үзйөрешле машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләсе кышкы чорда аеруча активлаша.

2018 елның 6 декабрендә "Кадрларны яңартып әзерләү буенча төбәк белем бирү үзәге" ӨҺББ ХМУ базасында "А1" категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга 22 кеше кертелде.

Семинар Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узды. Семинарда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның хуҗалары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International