Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Чүпрәле игенчеләренең «Урак - 2021» әзерлеген югары бәяләде

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

13 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелегендәге махсус комиссия Чүпрәле районында ашлык җыю техникасының әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә шулай ук Чүпрәле районы башлыгы Марат Гаффаров, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге җитәкчесе Илдар Шәйхатдаров, Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Тәлгать Хәлитов катнашты.

Быел район кырларына урып-җыюга 77 комбайн чыгачак. Ашлык җыю техникасын кабул итүне «Эталон-Агро» ҖЧҖ хуҗалыгыннан башладылар, аннары «Цильна» ҖЧҖ, П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың өч филиалында, комбайннар ашлык суктыра торган «АгроТрансПорт» ҖЧҖ кырларында булдылар.

Комиссия комбайннарга техник карау уздырылуына, янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме аптечкалары белән комплектлануына, техниканы герметизацияләүгә зур игътибар бирелде, комбайннарга техник ярдәм күрсәтүнең оештырылуы тикшерелде.

Барлык комбайнчылар да квалификацияле, тракторчы-машинист таныклыкларында тиешле категорияләре бар. Урып-җыю чорында басуларда күчмә ремонт бригадалары эшли, алар кирәкле җиһазлар һәм запас частьлар белән тәэмин ителгән, махсус автомобильләр һәм янгын сүндерү өчен су савытлары булган транспорт чаралары белән тәэмин ителгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район комбайнчылары алда торган урып-җыюга югары әзерлектә булуын күрсәттеләр. Кыска вакыт эчендә үз комбайннарын яңа уңышны җыеп алуга сыйфатлы итеп әзерләгән механизаторлар район башлыгы грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. Алар: Михаил Чувашов, Сергей Семенов, Николай Моисеев, Фәнис Хәйруллин, Камил Камалов, Рәис Ибраһимов, Петр Архипов һәм Геннадий Фадеев. П.В.Дементьев исемендәге агрофирманың барлык комбайнчыларына да комбайннарын яңа уңышны җыеп алуга әзерләгәннәре өчен кызыксындыру премияләре тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров механизаторларга яхшы көннәр, сәламәтлек, энергия һәм эшләрендә уңышлар теләде. Марат Ринатович, комбайнчылар арасындагы ярышларга йомгак декада саен ясалачак, дип билгеләде. Җиңүчеләргә күчмә флажоклар һәм акчалата премияләр тапшыру планлаштырыла.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International