2021 елның 12 июлендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан М.Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Тикшерүгә 7 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау уздыру барышында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуына, аптечкаларга һәм ут сүндергечләргә, теркәү документларына махсус игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Сергей Попов – ТР Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.