Кайбыч муниципаль районының «Гөбнә» агрофирмасында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды

2021 елның 13 июле, сишәмбе

2021 елның 12 июлендә Кайбыч муниципаль районының «Гөбнә» агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Техник карауга 11 берәмлек үзйөрешле техника күрсәтелде. Техник карау барышында беренчел янгын сүндерү чаралары (янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, сәнәкләр, көрәкләр, себеркеләр, комлы, сулы савытлар) булуга аерым игътибар бирелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә ашлык җыю комбайннары, бөртекне кою нокталарын ачыклау һәм бөртек югалтуларны булдырмау максатларында, контроль суктырып карау юлы белән дә тикшерелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.     

М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International