Зеленодольск механика көллитендә имтихан булды

2021 елның 2 июле, җомга

30 июнь көнне, эш графигы нигезендә «Зеленодольск механика көллите» ДАҺББУ базасында «А1, В, С, Д, Е» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды. Имтихан бирергә тиешле 17 студент арасыннан имтиханга 10 студент килде. Теоретик һәм практик имтиханны беренче тапкырдан ук 9 студент уңышлы тапшырды, алар, укытуга карап, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Имтиханны яңадан җиде көннән соң биреп карау мөмкин булачак.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International