Бүген АГРОВОЛГА 2021 агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында республика механизаторлары арасында «Тракторлар тамашасы» исеме белән кызыклы һәм массакүләм ярышлар булып узды. Бу вакыйга Татарстан өчен шундый төрдәге беренче чара. Ярышларда катнашучылар «Иң яхшы тракторчы» исеме өчен көрәште, йөк тагып, фигуралы йөртү һәм билгеләнгән тамгаларны мәҗбүри үтәү кебек биремнәрне үтәп күрсәттеләр.
.jpg)