Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «АГРОВОЛГА 2021» күргәзмәсен ачып җибәрде. Күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә уза һәм 3 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Ачылу тантанасында Россия Шикәр җитештерүчеләр берлеге коммерциясез оешмасы идарәсе рәисе Андрей Бодин, «Росагролизинг» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Александр Сучков, «Август» АҖ генераль директоры Александр Усков катнашты.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсеннән ведомство җитәкчесе Радик Зыятдинов катнаша.
«Ел саен уздырыла торган күләмле «Агроволга» чарасын яңа форматта, яңа мәйданчыкта үткәрергә булдык. Бездә биредә Россиянең 30 төбәгеннән 304 компания катнаша, экспозицияләр «Казан Экспо»ның 40 кв.метрлы территориясендә тәкъдим ителгән. 40 га мәйданда 38 хуҗалык һәм 14 районның терлекчелек блогы тәкъдим ителгән, 93 терлек нәселле терлек конкурсында катнаша, 28 компания тәҗрибә кырларында тәкъдим ителгән, 57 дилер 340 берәмлек техника тәкъдим итә. Чара барыбыз өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле булыр дип өметләнәбез – яңа һәм кызыклы нәрсәләр күп: техника, җиһазлар, төрле культураларның сортлары», – диде Марат Җәббаров.
Россия Шикәр җитештерүчеләр берлеге коммерциясез оешмасы идарәсе рәисе Андрей Бодин агросәнәгать күргәзмәсенең югары дәрәҗәдә уздырылуы турында билгеләп үтте.
«Татарстан Республикасы үзенең күләме һәм авыл хуҗалыгына булган карашы белән таң калдыра, өстәвенә гел нинди дә булса яңалыклар булып тора. Бүген без яңа мәйданчыкта басып торабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, яңа технологияләр белән танышабыз. Бүген үзара бүлешә алган тәҗрибәләр киләчәккә калачак, бу киләчәк буыннар уңышының нигезе», – дип сөйләде ул.
Күргәзмәнең масштаблы экспозициясе агросәнәгать комплексының төп юнәлешләре буенча блокларга бүленгән. Күргәзмә кунаклары павильонда үсемлекчелек, терлекчелек, эшкәртү, ветеринария, орлыкчылык, авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлау әйберләре белән шөгыльләнүче компанияләр тәкъдим иткән экспозиция белән танышачак. Биредә агросәнәгать комплексының төрле өлкәләрендәге яңа эшләнмәләр киң тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәнең генераль иганәчесе «Август» фирмасы» АҖ үсемлекләрне саклау өчен химик чаралар пакетын тәкъдим итәчәк. «УРАЛХИМ» СЙ ҖЧҖ компаниясе яңа минераль ашламалар күрсәтәчәк. Мөгезле эре терлекләр өчен яңа продуктлар линейкасын «Коудайс Мкорма» ҖЧҖ һәм «МегаМикс» ҖЧҖ тәкъдим итәчәк. «РОМАКС» ҖЧҖ күргәзмәгә «OMEGA» чистарткычларының яңа буынын алып килә. Ә «СиСорт» ҖЧҖ оптик сортировкалау технологиясе булган «SmartSort B» фотосепараторын күрсәтәчәк.
Күргәзмә кунаклары шулай ук «Лира Фарм» ҖЧҖнең сөт саву җиһазларын юдыру өчен яңа кислоталар һәм селте чаралары белән таныша алачак. «Комплекс Агро» сәүдә йорты берничә яңалык тәкъдим итә: «Алтай-42» ашлык киптергече, «НК-100» соскылы элеваторы, сыек ашламаларны туфрак эченә кертү өчен универсаль тагылма һәм ликвилайзер. «Брабендер» ҖЧҖ предприятиесе «Үсемлекчелек» өлкәсендәге яңалык – онның дым сеңдерү сәләтен билгеләү өчен «Фаринограф-TS» җиһазларын тәкъдим итә.
Асфальтланган ачык мәйданчыкта 60 артык җитештерүче һәм тәэмин итүче үз авыл хуҗалыгы техникасын тезеп куйган.
«АГРОПРОФ» ҖЧҖ – сөрелә торган культуралар өчен инновацияле чәчү бүлемтекләре булган югары тизлекле «Vaderstad Tempo L16» чәчкече, «АльфаСервис» ҖЧҖ – «New Holland FR 500» азык җыю комбайны һәм «КУН ВОСТОК» ҖЧҖ – «SPW 27. 2» үзйөрешле терлек азыгы тарату җайланмасы һәм саламны зур итеп түкләргә тыгызлый торган «SB 1290» машина һ.б.
«Авыл хуҗалыгы техникасы» бүлегенең үзенчәлеге – «АГРОВОЛГА 2021» күргәзмәсенең стратегик партнеры – «РОСАГРОЛИЗИНГ» АҖ экспозициясе, анда иң эре тәэмин итүчеләр – «Евротехника» АҖ, «Техника Земли» ҖЧҖ, «ТИМЕР-Т» ҖЧҖ, «Татагролизинг» АҖ һ.б. катнашачак.
Күргәзмәнең бай программасында авыл хуҗалыгы техникасын күрсәтүгә зур урын бирелгән. Бу реаль кыр шартларында кайбер агрегатларны күрү һәм аларның эше белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Мәсәлән, «АгротехниКа МП» ҖЧҖ печән әзерләү буенча бөтен эш циклын күрсәтәчәк. Шулай ук тырмалы «РСМ-2375» тракторын, «МТЗ-82» тракторын, «KAMA LEOPARD 2»1 тырмалы гидрофицияле тагылмасын, «Оверум» сабаны белән «New Holland-Т6050» тракторын һ.б. күрергә мөмкин булачак.
Казан аграр университеты беренче тапкыр үз авторлыгында эшләнгән, тулысынча пилотсыз автоном эшли торган ADAS дәрәҗәсенең 4 тракторын күрсәтәчәк. Пилотсыз трактор туфрак эшкәртү операцияләрен автоном башкара, юлында очраган каршылыкларны урап уза һәм спутник, кәрәзле элемтәдән башка гына да эшли ала.
Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр «РОСАГРОЛИЗИНГ» АҖ эгидасында «Трактор-шоу» төбәк ярышы да узачак, анда Татарстан Республикасының барлык районнарыннан механизаторлар иң яхшы тракторчы исеме өчен көрәшәчәк.
Шулай ук нәселле терлекләрнең дә күләмле конкурсы узачак, анда республиканың 12 районыннан 90нан артык терлек катнашачак. Хайваннар экстерьерның сызыкча билгеләре – сөт бирүчәнлек, тукландыру, тән төзелеше, җиленнәре, очлыклары, йөрешенең салмаклылыгы һ.б. буенча бәяләнәчәк. Төрле номинацияләрдә объектив бәя бирү һәм җиңүчеләрне сайлау өчен Венгрия Республикасының Голштино-фриз токымлы мөгезле эре терлек җитештерүчеләр илкүләм ассоциациясеннән профессиональ бәя бирүче Тамаш Шебок чакырылган.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы материаллары буенча https://agro.tatarstan.ru/index.htm/news/1990646.htm