Биектау муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлеге районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм фермер хуҗалыкларының ашлык җыю комбайннары әзерлеген тикшерә башлады. Техник карауга беренчеләрдән булып «Агро Технология» ҖЧҖ комбайннары күрсәтелде. Әзерлек сызыгына барлыгы 12 берәмлек ашлык җыю комбайны куелган иде. Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник карауны уңышлы узды.

Рәшит Гарипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International