Буа муниципаль районы «Авангард» ҖЧҖ комбайннары парады узды

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Буа районының алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе булган «Авангард» ҖЧҖ хуҗалыгында быелның 29 июнендә ел саен уздырыла торган «Комбайннар парады» оештырылды. Әлеге чарада 19 берәмлек ашлык җыю комбайны куелган иде, алар бөртекле культуралар уңышын җыюда катнашачак. Әлеге чара барышында ашлык җыю техникасына ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә эштә файдаланыла торган барлык комбайннар да алга таба эксплуатацияләүгә рөхсәт алды һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Техник карау тәмамлангач, барлык комбайннар да урып-җыюга технологик әзерлеге ягыннан карап чыгылды, ягъни ашлык югалту дәрәҗәсе буенча бәяләү уздырылды. Әлеге операция комбайннарның алда торган урып-җыю эшләрендә югары дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтте.

Е.Г.Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International