Алексеевск аграр көллиятендә имтиханнар булып узды

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

2021 елның 28 июнендә «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «В» ,«С», «D»,  «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды. Сынау бирергә тиешле 59 студентның 39ы имтиханга кертелде.

Имтиханнарның теоретик һәм практик өлешен 34 укучы уңышлы тапшырды. Җиде көннән соң имтиханны яңадан биреп карау мөмкин булачак.

Фәнис Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International