"Кар чанасы-2018" кисәтү чарасы кысаларында кар чаналарын тикшерү буенча уртак рейд

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2018 елның 10 декабреннән 29 декабренә кадәр үткәрелә торган "Кар чанасы-2018" кисәтү операциясе дәвам итә. Бүген Кама һәм Мишә елгалары акваториясендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе һәм Лаеш районнары бүлекләре тарафыннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча кече суднолар дәүләт инспекциясе белән берлектә кар чаналарын тикшерү буенча чираттагы рейд уздырылды. Рейд барышында кар чанасын йөртү таныклыгы, теркәү документлары һәм техник карау узу турында таныклык булуы каралды, төрле маркадагы барлыгы 15 кар чанасы тикшерелде һәм административ хокук бозу турында 3 беркетмә (2 беркетмә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. һәм 1 беркетмә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22 ст. буенча) төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International