"Кар чанасы" профилактика чарасы

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2018 елның 4 декабрендәге 01-05/319-пр номерлы боерыгы нигезендә 2018 елның 10 декабреннән 29ына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә "Кар чанасы" операциясе уздырыла.

 Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан уздырыла торган тикшерүләр мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылуы хакында таныклый. Аталган техника башлыча хуҗалары тарафыннан билгеләнгән срокларда теркәүгә куелмый, техник карауга тапшырылмый, әлеге категория машиналары белән эш итүче затларның моңа тиешле документлары юк.

Әлеге чара мондый транспорт чаралары төрләреннән файдаланганда шуңа охшаш хокук бозуларны чикләү максатында уздырыла. Чаралар барышында Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, ЮХИДИ, ГХМ һәм аучылык хезмәтләре хезмәткәрләре белән уртак рейдлар уздырыла.

Тикшерүне уздырганда түбәндәгеләргә махсус игътибар биреләчәк:

- машиналарның теркәлү белешмәләренә туры килү-килмәвенә;

- машиналарны теркәү кагыйдәләренең үтәлешенә;

- техник карауны вакытында уздыруга;

- А1 категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына.

Ачыкланган бозулар буенча гаепле затларга карата гамәлдәге законнарда күздә тотылган чаралар күреләчәк.

 

И.Н.Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск ш. һәм Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International