Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы 2018 финал уеннары узды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

6-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2018 елгы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү, өстәл теннисы, җиңел атлетика һәм шахмат буенча ярышларның финал уеннары узды. Уеннарның барлык төрләрендә дә Саба районы командасы призлы урыннар яулады. Асылда: йөзү буенча Саба районы командасы мактаулы 2 нче урынга лаек булды. Безнең район данын түбәндәгеләр яклады: Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы; Гәрәев Айдар Наил улы; Гыймадиев Айзат Рамил улы; Сираҗетдинова Альбина Нәкыйп кызы.

Җиңел атлетика ярышларында безнең команда көмеш призер булды. Командага призлы урынны түбәндәгеләр китерде: Мәүлетов Булат Миндрахман улы, Мифтахова Нәркиз Хәзинур кызы, Заһидуллин Нияз Наил улы, Исхакова Альбина Раиф кызы.

Шахмат ярышларында Кәримов Марат Рәшит улы һәм Хөсәенова Розалия Рамил кызы 1 нче урынны яулады.

Өстәл теннисы буенча Шәфыйгуллин Фәнил Фәһим улы; Харисов Рөстәм Раиф улы (Дәүләт техник күзәтчелеге); Хуҗина Гөлчәчәк Хәлит кызы составындагы команда 2 нче урынга лаек булды.

Бадминтон ярышларында Зәйниева Айгөл Валерьевна, Гыйльманов Рашат Гыйлемхан улы, Мәүлетов Булат Миндрахман улы район данын яклады.

“Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы-2018” гомуми зачетында Саба районы командасы мактаулы 1 нче урынга лаек булды. Ихлас күңелдән җиңүчеләребезне тәбрик итәбез һәм сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һәрнәрсәдә уңышлар телибез!

Харисов Рөстәм Раиф улы – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International