Кар катламы күзләрне сөендерә һәм кышкы салкын һава әлеге чорга мөкиббән затларны үзенә ымсындыра. Аларның күбесе чаңгыга баса һәм табигатьтә йөреп, ләззәт ала. Калганнары, тизлек һәм адреналин яратучылары, кар яткан кырларны иңләр өчен кар чаналарын һәм башка моточараларны иярли. Андыйлар саны елдан-ел арта бара. Шуңа күрә дә әлеге категория үзйөрешле машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләсе кышкы чорда аеруча активлаша.
Бу чорда ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге тарафыннан ел саен "Кар чанасы" профилактика операциясе уздырыла. Быел ул 10 декабрьдән башланып китте, аны уздыру барышында районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторы тарафыннан ЮХИДИ, ГХМ хезмәткәрләре һәм аучылык хезмәте белән берлектә даими рейдлар оештырылачак.
Рейдлар барышында моточараларның хуҗаларында зарури тәртиптә теркәлү документларының һәм тиешле категория буенча әлеге техниканы йөртү хокукын бирә торган тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавы тикшерелә.
Соңгы вакытта, аеруча балык тотарга яратучылар арасында, "мотособака" дип йөртелүче мотобуксирлар популярлашты. Интернет челтәрендә, әлеге техниканы сату белән шөгыльләнүче җитештерүчеләрнең һәм әзерләүчеләрнең төрле сайтларында әлеге транспорт төре турында бик күп мәгълүмат урнаштырылган.
Күп очракта сатучылар мондый техника дәүләт теркәвенә алуны таләп итми дип раслый. Ләкин мондый раслама дөрес түгел. Мотобуксирлар үзйөрешле машина булып тора, чөнки аларның йөри торган өлеше һәм көч җайланмасы, ягъни эчтән янучы двигателе бар. Димәк, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Россия Федерациясе территориясендә автомототранспорт чараларын һәм үзйөрешле техниканың башка төрләрен дәүләт теркәвенә алу турында" 1994 елның 12 августындагы 938 номерлы карарына таянып, әлеге карар нигезендә автомототранспорт чаралары, тракторлар, үзйөрешле юл-төзелеш һәм эчтән янучы двигателенең эш күләме 50 куб. см артык булган яки электр двигателенең максималь куәте 4 кВт артык тәшкил иткән башка төрле машиналар мәҗбүри теркәлергә һәм мондый техник чараларның хуҗалары "А1" рөхсәт категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгына ия булырга тиеш.
Мотобуксир чараларыннан файдалануның күзәтүсезлеге аның хуҗасы өчен дә, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә куркыныч тудыра.
Шуңа күрә Дәүләт техник күзәтчелек инспекторы үзенең вәкаләтләре кысаларында мондый техника хуҗаларын, башка моточара хуҗалары кебек үк, андый техниканы эксплуатацияләүне тыю өлешенә кадәр административ җаваплылыкка тартырга хокуклы. Шул рәвешле ял итәргә ниятләүче һәркемнең игътибарына: хокукка каршы килә торган гамәлләр белән үзегезгә дә, сезнең тирәлектәге кешеләргә дә кәефне бозмагыз.
Е.Г. Разбитнов – ТР Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы, баш дәүләт инженер-инспекторы.