Сарманда халыкның эш активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

2018 елның 7 декабре, җомга

Семинар Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узды. Семинарда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның хуҗалары катнашты.

Пленар утырыш алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында җирле товар җитештерүчеләрнең күргәзмәсен карады, анда җирле кул осталары тарафыннан эшләнгән тракторлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтелгән иде.

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International