Баулы муниципаль районының "Гарант" УКК ҖЧҖ имтиханнар узды

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

5 декабрь көнне "Аl" категориясе буенча үзйөрешле машиналар йөртүгә рөхсәт бирү буенча чираттагы имтихан уздырылды, ул Баулының Гарант укыту-курс комбинаты ҖЧҖ базасында узды. Тракторчы-машина йөртүчеләр әзерләү курсларында белем алган 11 кешедән барлык курсантлар да имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырды, алга таба белем йортының трактодромында аларның барысы да тиешле категориягә караган үзйөрешле машиналарны йөртү буенча гамәли күнекмәләрен күрсәтте. Имтихан азагында җыелыш уздырылды, биредә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге инспекторы тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу тәртибе буенча өстәмә аңлатмалар бирде.

Альберт Талипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International