Питрәч муниципаль районының "ДК Антей" АҖ техника каралды

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 4 декабрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч районы бүлеге тарафыннан Куюки авылының Светлый поселогында торак йортлар төзү белән шөгыльләнүче "ДК Антей" АҖдә техник карау уздырылды.

Техник карау уздырганда теркәлү документлары, трактор-машина йөртүче таныклыклары, ОСАГО полислары, тапшырылган техниканың техник торышы тикшерелде. ТК уздыру барышында тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча аңлату эшләре уздырылды.

ТК уздыру нәтиҗәсендә техник карау уздыру турында такныклыклар һәм техкарау актлары бирелде.

В.В Максимов - ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.                              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International