Болгар шәһәрендә "Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү чаралары турында" семинар-киңәшмә узды

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Әлеге семинарга өч йөздән артык катнашучы җыелды, алар арасында - муниципаль районнарның, авыл җирлекләренең башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның, гаилә фермаларының җитәкчеләре, фемерлар ассоциацияләре, районнардагы кулланучылар җәмгыятьләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты. Алар авыл хезмәтчәннәренең яшәеш дәрәҗәсен арттыруга бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты.

Районның Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта, мисал өчен, фермерларның үз куллары белән авыл хуҗалыгын нәтиҗәле алып бару өчен ясалган техниканы (кар чанасы, мини-трактор, йөк автомобиле) күрергә була иде. Биредә үк көнкүрештә, йорт яны кишәрлекләрендә кулланыла торган металл эшләнмәләре дә күрсәтелгән иде. Ә семинар турыдан-туры "түгәрәк өстәлләр" утырышларыннан башланып китте: катнашучылар өч секциягә бүленде, биредә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүнең нәтиҗәле кораллары, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру алымнары, социаль программалар аша авылны социаль үстерү турындагы мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Әлеге эш барышында һәр төркем берничә тәкъдим әзерләде, алар соңыннан пленар утырышта яңгыратылды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча төп доклад белән җыелган кешеләр алдында Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул республиканың авыл хуҗалыгы тармагына гомуми бәя бирде, казанышларны да, проблемаларны да искәртеп узды, шәхси ярдәмче хуҗалык, мини-ферма кебек кече формаларны үстерү, авылда эшкуарлык алып бару өчен старт шартларын оештыру өчен булган мөмкинлекләрне билгеләде. Бу вакытта халыкның эшлекле активлыгын арттыруда дәүләт ярдәменең махсус әһәмияте ассызыклап үтелде.

Семинар-киңәшмәгә Фәрит Мөхәммәтшин йомгак ясады, каралган мәсьәләләрнең мөһим әһәмиятен ассызыклады һәм аларны хәл итүдә җирле үзидарәнең зур роль уйнавын билгеләде.

Илнур Батыршин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар ш. һәм Спас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International