Кар чаналарын эксплуатацияләү

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Кар чаналарын эксплуатацияләү сезоны башланды. Күп кенә хуҗалар кар чаналарын теркәргә кирәкми дип ышана. Бу зур ялгышлык. Әлеге транспорт чаралары мәҗбүри теркәлергә тиеш. Кар чанасын сатып алгач, аның хуҗасы 10 тәүлек эчендә аны дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә теркәтергә бурычлы, югыйсә 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф яный. Шуңа күрә дә кар чанасын Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә теркәтү - зарури процедура. 

Дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләре тарафыннан хокук бозучыларны ачыклау буенча рейдлар планлаштырыла. Теркәлмәгән һәм техник карау уздырылмаган кар чаналары ачыкланган очракта, әлеге кар чаналарының хуҗалары административ җаваплылыкка тартылачак. Шуңа күрә зарури теркәтү һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә техник карауны үз вакытында уздыру зарурлыгы турында искәртәбез.

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International