2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә кабул итү түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак: Казан ш., Федосеев ур., 36, 101 оф.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
- кемгә каравына бәйсез рәвештә, кешеләрнең гомере, сәламәтлеге өчен куркынычсызлык тәэмин итү һәм мөлкәтне, әйләнә-тирәлекне саклау өлешендә файдалану барышында тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка төрле машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышы (Хәрби Көчләр һәм Россия Федерациясенең башка гаскәрләре машиналарыннан, шулай ук Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Ростехнадзор) контролендә торучы машиналарның параметрларыннан тыш) буенча дәүләт күзәтчелеге;
- агросәнәгать комплексында машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләгәндә кешеләрнең гомере, сәламәтлеге өчен куркынычсызлык тәэмин итү һәм мөлкәтне, әйләнә-тирәлекне саклау өлешендә кагыйдәләр, шулай ук стандартларда, башка норматив документларда регламентлана торган кагыйдәләр (Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт контролендәге параметрлардан тыш) үтәлешенә дәүләт күзәтчелеге;
- агросәнәгать комплексында машиналарны һәм җайланмаларны техник эксплуатацияләү өлкәсендә эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтүләрне оештыру һәм сертификацияләү эшләрен оештыру һәм уздыру буенча билгеләнгән тәртип үтәлешенә дәүләт күзәтчелеге;
- күзәтчелеккә тиешле машиналарның һәм җайланмаларның зарури сертификация шартларына җавап бирүе һәм тиешле сертификат булу-булмауга карата җитештерүченең һәм (яисә) тәэминатчының җаваплы булуы чорына дәүләт күзәтчелеге;
- үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу, шулай ук аңа дәүләт теркәвенә алу тамгалары тапшыру (Хәрби Көчләр һәм Россия Федерациясенең башка гаскәрләре машиналарыннан тыш);
- Дәүләт техник күзәтчек органнарында теркәүгә алына торган үзйөрешле машиналарга даими рәвештә техник караулар уздыру;
- үзйөрешле техника белән эш итү хокукына имтиханнар кабул итү һәм тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыклары бирү;
- белем бирү учреждениеләренә тиешле органнарда аккредитацияләүгә һәм күрсәтелгән учреждениеләргә үзйөрешле техника буенча тракторчы-машина йөртүчеләр әзерләү хокукына лицензияләр бирүгә бәйле мәсьәләне карау өчен белем бирү процессының җиһазланыш һәм тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында таныклыклар бирү;
- хуҗаларының, дәүләт органнарының һәм башка органнарның гаризалары буенча үзйөрешле техниканың техник торышын бәяләү һәм калдык ресурсларын билгеләү;
- үзйөрешле техника һәм җайланма хуҗалырының сатылган яисә төзекләндерелгән техниканың тиешле сыйфатта булмавына кагылышлы дәгъваларын карауда катнашу;
- транспорт чараларын теркәүгә алганда, дәүләт техник карау оештырганда һәм уздырганда транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү буенча Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән йөкләмәнең үзйөрешле техника хуҗалары тарафыннан үтәлүен тикшереп тору.
Кабул итүгә алдан язылу түбәндәге телефон буенча гамәлгә ашырыла:
(843) 221-77-85.