Беренче кар

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Кыш чоры килеп җитү белән һәркем беренче кар явуын түземсезләнеп көтә башлый. Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә балык тоту үзенчәлеге юлсызлык буенча күп чакрымлы киңлек узудан гыйбарәт. Төрле юлдан йөрүче моточаралар ярдәмгә килә. Сертификат булмауга бәйле рәвештә әлеге техника теркәү объекты булмаса да, куркынычсыз эксплуатацияләү буенча аерым таләпләр бар. Әйтик аны йөртүче А1 категориясе буенча таныклык иясе булырга тиеш, номер агрегатларына финанс документы мәҗбүри, шулай ук электр җиһазларының, тормоз системасының һәм руль идарәсенең төзек булуына алдан ук инанырга кирәк.

Татар Ямалы авыл җирлеге территориясендә бүлек тарафыннан уздырылган сайланма тикшерү барышында үзйөрешле техниканың әлеге төреннән файдалану буенча беренче хокук бозучылар ачыкланды. Кышкы чор дәвамында мондый рейдлар планлы холыкка ия булачак.

 И.М.Хәкимов – Актаныш районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International