"АлойлРемСервис" ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

 "АлойлРемСервис" ҖЧҖдә 37 берәмлек күләмендә үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды, 32 берәмлек ТК уңышлы узды, аларга таныклыклар бирелде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры кил-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмауга игътибар бирелә. 

 

Альберт Талипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International