Юмарт сишәмбе

2018 елның 23 ноябре, җомга

#ЩедрыйВторник - Бөтендөнья хәйриячелек көне, Россиядә беренче мәртәбә 2016 елда узды. Инициативаның төп максаты хәйриячелек культурасын үстерүдән, ихтыярилыкка ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.   

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә 2016-2017 еллар чорында #ЩедрыйВторник инициативасына илнең барлык төбәкләреннән 1800 артык оешма (КО, бизнес, дәүләт һәм муниципаль структуралар, ММЧ редакцияләре, театр һәм музей коллективлары һ.б.) кушылган, алар Калининградтан башлап Камчаткага кадәр 3000 артык хәйрия чарасын уздырган. Партнерлар тырышлыгы белән ММЧда #ЩедрыйВторник турында 5000 артык мәкалә басылып чыккан. Әлеге чарада катнашучыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә акцияләрне уздыру көннәрендә хәйрия оешмаларыннан күрсәтелгән хәйрия күләме уртача алганда 2 мәртәбә арта.

#ЩедрыйВторник чарасында кем катнаша ала?

Һәркем! Бизнес, коммерциясез оешмалар, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, ММЧ редакцияләре, хосусый затлар.
 #ЩедрыйВторник акциясендә катнашу түләүсез һәм ирекле.

Ничек итеп #ЩедрыйВторник инициативасының партнеры булырга - КО һәм социаль җаваплы бизнес өчен инструкция:

  1. givingtuesday.ru сайтында теркәлергә. Теркәлү бушлай. Түбәндәге сылтама аша теркәлергә була: https://www.givingtuesday.ru/how-to-participate.
  2. Теркәлгән вакытта оешма тибын (оешма-партнер, дәүләт/муниципаль учреждение, хосусый зат) күрсәтергә һәм үз оешманың логотибын (булган очракта) урнаштырырга кирәк.
  3. Модерациядән соң логотип һәм коммерциясез оешма турындагы мәгълүмат сайтта урнаштырылачак.
  4. Сайтта теркәлү #ЩедрыйВторник инициативасы кысаларында яңалыклар һәм вакыйгалар урнаштыру һәм аларны  https://www.givingtuesday.ru/news-list интерактив картасында билгеләү мөмкинлеген бирә.

     

Коммерциясез оешмаларга һәм социаль җаваплы бизнеска #ЩедрыйВторник кампаниясе кысаларында ММЧ белән ничек эшләргә?

Кампаниягә әзерлек кысаларында хәйриячелек темасына игътибар һәм чараларга инициатива партнерларын җәлеп итү өчен ММЧда коммуникацион кампания оештырыла. Кампания партнерлары анда катнашырга һәм булышлык күрсәтергә мөмкин. Моның өчен:

  1. Үзегезнең вакыйганы инициативаның интерактив картасында урнаштырыгыз. Геолокацияне күрсәтергә онытмагыз һәм чараның тибын (ачык, әгәр теләсә кем килә алса, яисә ябык) билгеләгез. Моны эшләү мөһим, чөнки нәкъ менә карта #ЩедрыйВторник өчен Интернет-трафик үзәгенә әверелә.

     Шулай ук, бу федераль ММЧ эләгү мөмкинлеге дә, чөнки #ЩедрыйВторник кампаниясен оештыручылар картада билгеләнгән иң кызыклы чаралар турындагы мәкаләләрне федераль ММЧ өчен әзерли.
  2. Үз чарагыз турында алхәбәрне Щедрыйвторник.рф сайтында урнаштырыгыз.
  3. Үз чарагыз турында матбугат өчен мәгълүмат әзерләгез һәм аны дустанә ММЧ һәм инициативаның мәгълүмат партнерларына #ЩедрыйВторник тамгасы белән юллагыз.
     
  4. Вакыйганы яктырту эшенә, мөмкинлек булган очракта, блогерларны да җәлеп итегез.
  5. Яхшы фотографны чакырыгыз, сезнең чарадан сурәтләр ясасын.
  6. Үз чарагыз турында социаль челтәрләрдә сөйләгез.
  7. Чарагызның ни рәвешле узуы һәм нинди нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булуы турында пост-релиз әзерләгез. Фотолардан файдаланыгыз!
  8. #ЩедрыйВторник кысаларында узачак чаралар атнасында катнашыгыз һәм инициативагызга теләктәшлек күрсәтү өчен партнерларны җәлеп итегез.
  9. Чарагызның ни рәвешле узуы турында сөйләгез: аның тарихын һәм фотоларын хат темасында "#ЩедрыйВторник вакыйгалары" дип тамгалап, givingtuesday@cafrussia.ru адресына җибәрегез.

Кампаниягә әзерләнгәндә күбрәк идеяләрне моннан алырга була:

  1. Идеяләр, инструментлар, логотиплар: http://www.givingtuesday.ru/ideas-tools
  2. Экспертлардан вебинарлар ярдәмгә: http://www.givingtuesday.ru/tool?list=tools_data
  3. #ЩедрыйВторник2016 кампаниясенә иң яхшы кейслар җыештыгы  http://nko.economy.gov.ru/PortalNews/Read/3911

 О.А.Камалиева – оештыру-хокук эше бүлеге җитәкчесе       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International