Ютазы муниципаль районында – техник карау

2018 елның 23 ноябре, җомга

2018 елның 19 октябрендә Ютазы районының Төзекләндерү һәм Яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе МУП базасында тракторларга һәм башка юл-төзелеш техникасына техник карау уздырылды. Техник карау уздырганда машиналарның техник торышына һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Техник карауга 15 берәмлек үзйөрешле техника китерелде. Алардан 13 берәмлек техник карауны уңышлы узды, 2 берәмлеккә техник карау актлары һәм җитәкчегә ачыкланган җитешсезлекләрне күрсәтеп, аларны бетерүнең конкрет срокларын билгеләп, күрсәтмә бирелде.

 

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International