Авыл хуҗалыгы техникасын кышка саклауга куюны кабул итү

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 21 ноябрендә Биектау районында авыл хуҗалыгы техникасын кышка саклауга куюны кабат кабул итү чарасы булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәп баручы белгече Н.К.Аллеулов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белгечләре составындагы комиссия түбәндәге хуҗалыкларны тикшерде: "Татарстан" агрофирмасы, "Агрохолдинг" ҖЧҖ, "Суыксу" ҖЧҖ, "Әсән" ҖЧҖ, "Битаман" ҖЧҖ, "Красная Заря" ҖАХК. Күрсәтелгән җитешсезлекләр бетерелде.

 

Р.А.Гарипов - ТР Биектау районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International