Түләүсез юридик ярдәм буенча дәүләт системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия булган граждан категорияләре

1. Түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасы кысасында түләүсез юридик ярдәмнең барлык төрләрен алуга түбәндәге граждан категорияләре хокуклы:

1) гаиләләренең җан башына уртача керемнәре Татарстан Республикасында Россия Федерациясе законнарына туры китереп билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбән булган гражданнар, яисә керемнәре яшәү минимумы күләменнән түбән булган ялгыз яшәүче гражданнар (алга таба – аз керемле гражданнар);

2) I һәм II төркем инвалидлар;

3) Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Федерациясе Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Федерациясенең Хезмәт Геройлары;

4) инвалид балалар, ятим балалар, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар исәбенә керүче затлар, шулай ук аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләре, әгәр алар андый балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итсәләр;

4.1) ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган баланы үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләүче затлар, әгәр алар баланы гаиләгә тәрбиягә урнаштыруга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итсәләр;

4.2) уллыкка алучылар, әгәр алар уллыкка алынган балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итсәләр;

5) стационар формада социаль хезмәтләр күрстәтүче социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар;

6) балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын булдырмый калу системасы учреждениеләрендә асралучы балигъ булмаганнар һәм иректән мәхрүм ителү урыннарында җәза үтәүче балигъ булмаганнар, шулай ук аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләре, әгәр алар андый балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итсәләр (җинаятькә бәйле суд эшендә юридик ярдәм күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрдән гайре);

7) “Психиатрлар ярдәме һәм аны күрсәткәндә гражданнар хокукларының гарантияләре турында” 1992 елның 2 июлендәге № 3185-1 Россия Федерациясе законы нигезендә түләүсез юридик ярдәмгә хокуклы гражданнар;

8) кылган гамәлләре өчен җавап бирә алмый дип суд тарафыннан танылган гражданнар, шулай ук аларның законлы вәкилләре, әгәр алар андый гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итсәләр;

8.1) гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар:

а) гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак (вафат) булган көненә һәлак (вафат) булган зат белән гаилә корып яшәгән ир (хатын);

б) гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак (вафат) булган затның балалары;

в) гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак (вафат) булган затның ата-анасы;

г) гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак (вафат) булган зат тарафыннан тулысынча кайгыртуда булган яисә аннан үзләре өчен даими ярдәм алган һәм ул алар өчен тереклек итүдә төп акча чыганагы булып торган затлар, шулай ук Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә аларның иждивениесендәге затлар булып танылган башка затлар;

д) гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә сәламәтлегенә зыян килгән гражданнар;

е) гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә торак урыныннан мәхрүм калган яисә тулысынча яисә өлешчә башка төрле мөлкәтен яки документларын югалткан гражданнар;

8.2) акланган затлар һәм сәяси репрессияләрдән зыян күрүче дип танылган затлар;

9) Федераль законнарга һәм бу Законга туры китереп, түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасы кысасында түләүсез юридик ярдәм алуга хокук бирелгән гражданнар.

“Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге № 73-ТРЗ Татарстан Республикасы законының 12 статьясы

Соңгы яңарту: 2021 елның 6 августы, 09:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International