Күзәтчелек һәм автоматлаштырылган рәвештә исәпкә алу бүлеге

назад

Бүлекнең вазыйфалары

1. Идарәнең структур бүлекчәләрендә эшне оештыра һәм гамәлгә ашыра, түбәндәге юнәлешләр буенча:

1) файдалану барышында тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка төр техниканың һәм аларга тагылмаларның техник торышына алардан файдалану барышында күзәтчелек итү;
2) машиналардан һәм җайланмалардан файдалану кагыйдәләренең, күзәтчелеккә тиешле машиналарны һәм җайланмаларны техник эксплуатацияләү өлкәсендә эшләрне һәм хезмәт күрсәтүләрне оештыру һәм сертификацияләү буенча билгеләнгән тәртип үтәлешенә күзәтчелек итү; тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка төрле машианаларны һәм аларга тагылмаларны теркәүгә алу;
3) үзйөрешле машиналар белән эш итү хокукына имтиханнар кабул итү һәм тракторчы-машина йөртүче таныклыгы бирү;
4) тиешле органнарда аккредитацияләү һәм үзйөрешле машиналар өчен тракторчы-машина йөртүчеләр әзерләү хокукына лицензияләр бирү мәсьәләсен карау өчен белем бирү учреждениеләренә белем бирү процессының җиһазланыш һәм тәэмин ителеш таләпләренә җавап бирүе турында зарури таныклыклар бирү.

2. Үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә юлда йөрү иминлеген, техник куркынычсызлыкны, әйләнә-тирәлекне саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактика чараларын планлаштыруны, оештыруны һәм уздыруны гамәлгә ашыра, шулай ук Тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм башка машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен таләпләрен тормышка ашыра, аларда турыдан-туры катнаша ("Трактор", "Тагылма", "Комбайн", "Кар чанасы" операцияләре).

Җәләлетдинов Илнур Рифкать улы
Күзәтчелек һәм автоматлаштырылган рәвештә исәпкә алу бүлеге
Җәләлетдинов Илнур Рифкать улы
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
(843) 221-77-89
Email:
Хәлмәтов Булат Мирҗан улы
Телефон:
(843) 221-76-88 (7481)
Email:
Нурмөхәммәтов Илфат Камил улы
Әйдәп баручы белгеч
Телефон:
(843) 221-77-89
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International