Халиков Мөнир Әфраим
улы
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Телефон:
(843) 221-77-86
E-Mail:
Munir.Halikov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1958 елның 30 октябрендә ТАССР Саба районы Олы Кибәхуҗа авылында туган.
1981 елда М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган (инженер-механик).

Хезмәт эшчәнлегенең төп этаплары:

1975 елдан 1976 елга кадәр - Татар АССР Саба районы "Уңыш" колхозында МТП слесаре;
1983 елдан 1984 елга кадәр - Татар АССР Авыл хуҗалыгы министрлыгында өлкән инженер;
1984 елдан 1986 елга кадәр - "Татарсксельхозэнерго" берләшмәсендә инженер-метрист;
1986 елдан 1997 елга кадәр - "Татагропромэнерго" ПМО җитештерү-техник бүлеге башлыгы;
1997 елдан 2005 елга кадәр - "Татсельэнерго" ҖБ РУП җитештерү-техник бүлеге башлыгы, баш инженер;
2005 елдан 2011 елга кадәр - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ТР Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә башлык урынбасары - баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары;
2012 елның 18 гыйнварыннан башлап Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә башлык урынбасары


Халиков Мөнир Әфраим улының бүләкләре:
"Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале (2005);
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы (2008);
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы (2008);
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2013);
"Сочи ш. XXII Кышкы олимпия уеннары һәм 2014 елгы XI Кышкы паралимпия уеннары" истәлек медале (2014).
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования