Физик зат сатып алынган машинаны дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә исәпкә куймыйча икенче бер затка сатып җибәрә аламы?

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Россия Федерациясе территориясендә автомототранспорт чараларын һәм үзйөрешле техниканың башка төрләрен дәүләт теркәвенә алу турында" 1994 елның 12 августындагы 938 номерлы карары нигезендә транспорт чараларының милекчеләре яки милекчеләр исеменнән транспорт чараларына законлы нигезләрдә хуҗа булган, алардан файдалана яки алар белән эш итә торган затлар, "Транзит" теркәү тамгасы гамәлдә булган срок эчендә йә сатып алганнан соң, таможняда рәсмиләштергәннән соң, транспорт чаралары исәбеннән төшергәннән соң, номер агрегатлары алмаштырылганнан соң яки теркәлү белешмәләренең үзгәртелүен таләп итүче башка шартлар барлыкка килгәннән соң 10 тәүлек эчендә аларны билгеләнгән тәртиптә Юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт инспекциясендә, яки хәрби автомобиль инспекцияләрендә (автомобиль хезмәтләрендә), яки дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәтергә яки теркәлү белешмәләрен үзгәртергә бурычлы.

Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә транспорт чаралары белән сәүдә итүне гамәлгә ашыручы юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар сату өчен билгеләнгән транспорт чараларын теркәтмиләр.

Соңгы яңарту: 24 февраль 2019, 13:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования