Балык Бистәсе агротехника техникумында имтиханнар узды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 18нче ноябрендә "Балык Бистәсе агротехника техникумы" ДАҺБУ базасында  "В", "С", "Д", "Е" һәм "F" категорияләре буенча "авыл хуҗалыгын механикалаштыру" һөнәре  һәм "Тракторчы-машинист" һөнәре буенча белем алган төркемнәрдәге укучылар өчен үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтиханнар ике: теоретик һәм практик этапларда узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Имтиханны тапшыра алмаучылар сынауны яңадан биреп караячак.

Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.

Линар Гыймаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International