Саба муниципаль районының стендка ату һәм атта йөрү буенча "Сабантуй" спорт мәктәбендә әлеге оешмага хезмәт күрсәтә торган техникага техник карау уздырылды. Техник карауга 3 берәмлек техника тапшырылды, алар куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә иде һәм техник карау узу турында таныклыклар алды.
Р.Р.Харисов – бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.