Мөслим районында авыл хуҗалыгы техникасының кыш көне сакланышын тәэмин итү буенча конкурс узды

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

2019 елның 31 нче октябрендә Мөслим районы АСК хуҗалыклары арасында авыл хуҗалыгы машиналарының сакланышын тәэмин итү, кыр эшләреннән азат ителгән авыл хуҗалыгы машиналарын, техниканы саклау һәм аларны 2020 нче елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру буенча конкурс оештырылды.

Конкурс комиссиясендә районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлекләре вәкилләре булды. Конкурста "Август-Мөслим" ҖЧҖ, Р.М.Әюпов КФХ, И.З.Исламов КФХ, "Родные края-Туган як" ҖЧҖ, М.Р.Афзалов КФХ катнашты. Барлык хуҗалыклар да яхшы баллар туплады. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Алар – Исламов КФХ (1 урын), "Родные края-Туган як" ҖЧҖ (2 урын), М.Р.Афзалов КФХ (3 урын).

Рамил Зарафетдинов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең ТР Мөслим муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International