Аксубай районында АСК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды

5 ноябрь 2019 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Х.Габдрахманов, инженер-техник тәэминат бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе И.Р.Сафин, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.М. Гатин, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге башлыгы И.М.Бикмөхәммәтов җитәкчелегендәге кабул итү комиссиясе әгъзалары районның 8 хуҗалыгында техниканың торышын тикшерде.

Әлеге чараны үткәрү максаты – авыл хуҗалыгы техникасын саклау һәм сыйфатлы итеп урнаштыруны тәэмин итү һәм аны 2020 нче елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру. Комиссия техниканы кышкы саклауга куюның торышына, машина-трактор парклары территорияләрендә тәртип урнаштыруга, агрофирмаларның авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген бәяләде. Эш шартларын булдыру да, ремонт эшләрендә мәшгуль хуҗалык хезмәткәрләрен мотивацияләү дә бәяләнде.

"Аксу Агро" агрофирмасы берничә ел дәвамында техника әзерләү буенча конкурсларда бәхәссез лидер булып кала бирә. Бу юлы да ул үз югарылыгын саклап калды.

 

И.М.Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования