19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә бөтен дөньяда "Татарча диктант"акциясе узды. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга, әдәби тел кулланучылар даирәсен киңәйтергә, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерергә өйрәтү. Әлеге чарада Саба районы пенсионерлары һәм укучылары актив катнашты. Саба районы буенча бүлек җитәкчесе Рөстәм Харисов та бу акциядән читтә калмады. Акция район мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә узды.
Р.Р. Харисов – бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.