Арча муниципаль районында техниканы яңадан теркәү һәм техник карау уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә булды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

2019 елның 19 октябрендә Арча муниципаль районы хакимиятенең зур залында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны яңадан теркәү һәм техник карау уздыру мәсьәләләре буенча Арча муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин катнашында киңәшмә уздырылды.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Габделхак Касыймов 2019 елда АСК предприятиеләрендә техник карау уздыру нәтиҗәләре, үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды, шулай ук транспорт чараларының техник торышы һәм алардан файдалану өчен җаваплы вазыйфаи затларга кагылышлы административ һәм җинаять җаваплылыгы турында җиткерде. 2019 елда Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары фактлары буенча мисаллар китерелде.

 

Г.Г. Касыймов – бүлек җитәкчесе – Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International