Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов эш визиты белән Менделеев районында булды, анда урып-җыюның барышы белән танышты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фарухшин белән берлектә республиканың баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов Нигъмәтҗанов КФХ, А.М.Смирнов КФХ, "Кама колхозы" ҖЧҖ, "Абалач" ҖЧҖ, "Менделеевск-Агро" ҖЧҖ кырларын карады, чарада хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм механизаторлар катнашты.