Югары Ослан муниципаль районында – "Комбайн-2019" операциясе

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 14 августында "Комбайн-2019" профилактик операциясен уздыру кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы бүлеге башлыгы М.М.Мөхәммәтҗанов һәм Югары Ослан муниципаль районы бүлеге башлыгы Д.Р.Сибгатуллин тарафыннан Югары Ослан районы кырларында урып-җыю эшләрен оештыруны тикшерү буенча рейд оештырылды. Эксплуатацияләгәндә сайланма рәвештә 8 комбайн тикшерелде. Барлык урып-җыю комбайннары да төзек ут сүндергечләр белән тәэмин ителгән.  Ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча механизаторлар белән профилактик әңгәмә үткәрелде. 

"Комбайн" операциясе агымдагы елның 30 августына кадәр дәвам итәчәк.

Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International