Әгерҗе муниципаль районында урып-җыю кампаниясе бара

14 август 2019 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов бүген Әгерҗе муниципаль районында эш визиты белән булды.

Сәфәре барышында Радик Зыятдинов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Камил Гыймазов катнашында райондагы урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде һәм "Агрофирма-Агрыз" ҖЧҖ, "Агрызагрохимсервис" ҖЧҖ бөртекле культура кырларын карады.

Кырларда урып-җыю кампаниясендә катнашучы механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре Әдил Латыйпов ("Агрызагрохимсервис" ҖЧҖ) һәм Радик Мәүлиев ("Агрофирма-Агрыз" ҖЧҖ) белән очрашулар булды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования