Нурлат муниципаль районында – "Комбайн" операциясе

14 август 2019 ел., чәршәмбе

2019 елның 5 августыннан 30 августына кадәр, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең № 01-05/170 боерыгы нигезендә, Нурлат муниципаль районында комбайннар тикшерелә. Түбәндәге мәсьәләләргә махсус игътибар бирелә: документлар булу-булмавына: теркәлү турында таныклыкка, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгына, техник тикшерү узу турында таныклыкка; ут сүндергечләргә, аптечкага, сулы флягаларга, көрәк, лом, сәнәк, киез ише әйберләргә; тавыш һәм яктырту приборларының төзеклегенә; ягулык тамган урыннарының булмавына; дәүләт теркәү билгесе булу-булмавына (аны билгеләнгән тәртиптә урнаштыруга) һ.б.

2019 елның 5 августыннан 13енә кадәр "Агрофирма ИРС" ҖЧҖ, "Аграрий" ҖЧҖ һәм "Нурлат Агро" ҖЧҖ кебек хуҗалыкларда 6 комбайн тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча хуҗалыкларның вазыйфаи затларына, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү срокларын күрсәтеп, күрсәтмәләр бирелде.

Д.Ю.Кудряшов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования