Буа муниципаль районында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов белән эшлекле очрашу узды

14 август 2019 ел., чәршәмбе

13 августта Буа муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов белән эшлекле очрашу узды, ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында районга килде. Визит барышында аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм "Ак Барс" агрохолдингы җитәкчесе Иван Егоров озата йөрде. "Авангард" ҖЧҖ иген басуында Президент районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм оешмалар, предприятиеләр һәм төрле хезмәтләр җитәкчеләре белән очрашты, алар арасында районның дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Евгений Разбитнов та бар иде. Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров тулаем район буенча урып-җыю эшләренең барышы турында җентекле хисап тәкъдим итте. Буа игенчеләренең эше һәм аларның мөһим проблемалары белән кызыксынып, Президент билгеләп үткәнчә, бүгенге һава шартлары игеннәрне урып-җыюга уңай йогынты ясаганда, һәр аяз көнне мөмкин кадәр нәтиҗәле кулланырга кирәк. Шул ук вакытта, иң мөһиме, дип ассызыклады Президент, уңышны югалтуларга да юл куймаска кирәк. Ул районда төрле программаларның үтәлеше белән кызыксынды, районның фермер хуҗалыклары җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карады.

 

Е.Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования