Балык Бистәсе муниципаль районында "Комбайн" профилактик операциясе уза

2019 елның 13 августы, сишәмбе

2019 елның 5 августыннан 30 августына кадәр ике районның бүлек башлыклары катнашында шартлы рәвештә "Комбайн операциясе" дип аталган үзара тикшерү буенча уртак рейдлар уза. Басуларда эксплуатацияләнгән вакытта ашлык җыю комбайннарына сайланма тикшерүләр уздырылганда түбәндәгеләргә махсус игътибар биреләчәк:

  1. Дәүләт номеры билгесе, теркәү турында таныклык, рөхсәт категориясе белән таныклык, техник карау узу турында таныклык булу-булмавына, техниканың комплектлылыгына:
  2. Ут сүндергечләр, аптечка, сулы фляга, көрәк, лом, сәнәк, киез һ.б. белән тупланылышка;
  3. Тавыш һәм яктырту приборларының булуына һәм төзеклегенә;
  4. Чисталыкка, ягулык, май аккан урыннарның булмавына; двигательләр торышына;

Бүгенге көндә эксплуатацияләгәндә 7 ашлык җыю комбайны тикшерелде. Тикшерелгән барлык урып-җыю комбайннары да техник карауны уңышлы узды. Тракторчы-машинистларда "F" категорияле тиешле таныклыклар бар. 

                                                 

Линар Гыймаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International