1. Түләүсез юридик ярдәм буенча дәүләт системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм алу өчен гражданнар түбәндәге документларны тапшыра:
1) кирәкле түләүсез юридик ярдәм төрен һәм аны билгеләнгән тәртиптә күрсәтү нигезләрен күрсәтеп, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында гариза;
2) паспорт яки гражданинның шәхесен таныклаучы башка документ;
3) түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия булган граждан категориясенә кертелүне раслаучы документ;
4) гражданнарның түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында таләпләрен нигезләүче документлар.
2. Әгәр гражданинның түләүсез юридик ярдәм алу буенча шәхсән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, 1 нче пунктта аталган документлар түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия булган гражданинның гозере буенча башка зат тарафыннан тапышырылырга мөмкин. Бу очракта гражданинның вәкиле, 1 нче пунктта күрсәтелгән документлардан тыш, шәхесен таныклаучы документны, законлы вәкил хокукларын раслаучы ышанычнамә яисә документ.
3. Документларны кабул итүдән баш тарту түбәндәге очракларда булырга мөмкин:
1) әгәр түләүсез юридик ярдәм турында гариза белән тиешсез зат мөрәҗәгать итсә;
2) әгәр 1 нче пунктта күрсәтелгән документлар тапшырылмаса.
4. Документларны кабул итүдән баш тартуга карата вәкаләтле органга яисә суд тәртибендә шикаять белдерелергә мөмкин.
“Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге № 73-ТРЗ Татарстан Республикасы законының 13 статьясы
Соңгы яңарту: 2021 елның 6 августы, 09:56