Гражданнарның татар телендә түләүсез юридик ярдәм алу хокукы

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендәге 794 номерлы карары белән расланган “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы юнәлешләренең берсе Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак рус һәм татар телләренең функцияләве өчен шартлар тудырудан гыйбарәт.

Әлеге чараны гамәлгә ашыру, асылда, гражданнарга татар телендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мөмкинлегендә чагылдырыла.

Түләүсез юридик ярдәмне күрсәтүчеләр (катнашучылар), аның төрләре, шулай ук түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия булган граждан категорияләре “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында күрсәтелгән.

Татар телендә юридик ярдәм алу теләге булган гражданнар бу хакта әлеге ярдәм артыннан мөрәҗәгать иткәндә белдерә ала. Бу очракта аларга түләүсез нигездә тәрҗемәче хезмәтләре күрсәтеләчәк.

Соңгы яңарту: 2021 елның 6 августы, 09:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International